Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында туган як тарихы музеенда тантаналы шартларда җиде үсмергә паспортлар тапшырылды

С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда районның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды.

“Мин – Россия гражданы! Мин – Татарстан баласы!” дип аталган әлеге чарада  14 яшен тутырган җиде үсмер тормышындагы беренче документны алды. Россия гражданы паспортларын аларга район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Шипигин тапшырды. Эчке эшләр бүлекчәсенең миграция пункты җитәкчесе Ләйсән Миндубаева балаларны бу әһәмиятле вакыйга белән котлады, аларны Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Музей хезмәткәрләре укучылар белән тематик викторина үткәрделәр, “Россия паспорты тарихы” дигән фильм күрсәттеләр.

Әлеге чара “Татарстан музейлар язы-2019” акциясе кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев