Әлки районында Яңа ел төне тыныч һәм имин узды
1462
0
Районда Яңа ел төне тыныч һәм имин узды.
Район эчке эшләр бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм төнедә җитди хокук бозулар теркәлмәгән. Бары берничә тәртипсезлек очрагы һәм вак юл-транспорт вакыйгалары гына булган. Анда кешеләр зыян күрмәгән.
“Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Любовь Оспенникова сүзләренә караганда, әлеге хезмәттә дә чагыштырмача тыныч булган. Яңа ел төнендә һәм 1 гыйнвар иртәсендә 13 чакыру теркәлгән. “Мөрәҗәгатьләр нигездә югары температура һәм бәрелү- сугылулар белән бәйле”,- ди фельдшер.
Янгын сүндерүчеләргә исә бәйрәм иртәсендә инде ут белән көрәшергә туры килгән. 1 гыйнварда 4.00 сәгатьтә Чуаш Борнае авылында сарай янып киткән. Ут тиз арада сүндерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев