Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында янгын “хәбәрчеләре” 12 кешенең гомерен саклап калган

Йорт һәм фатирларда ут-күзне кисәтү өчен янгын “хәбәрчеләре” урнаштырырга киңәш ителә.

Автоном янгын хәбәрчеләре куллану хисабына торак йортларда янгында һәлак булучылар санын 45-60 процентка киметеп була, ди Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов. Бу җиһазларның иң киң таралганы – төтенлесе, ягъни һавадагы яну продуктларын сизү сәләтенә ия булганы. Төтенне тоеп алган прибор махсус борчулы сигнал бирә. Аның тавышы бинадагы кешеләрне кисәтә, хәтта  йокысыннан уята. Янгын хәбәрчеләрен бинадагы һәр бүлмәдә түшәмнең горизонталь өслегендә урнаштыралар.

Радис Инсапов хәбәр итүенчә, безнең районда күп балалы гаиләләргә, катлаулы тормыш хәленә юлыгучыларга, сугыш ветераннарына, 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга – барысы меңнән артык гаиләнең торагына  автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган.

2017-2021 елларда районда торак йортларда чыккан биш янгында әлеге приборларның эшләп китүе аркасында кешеләргә ут-күз турында үзвакытында хәбәр ителгән. Бу 12 кешенең, шул исәптән биш баланың гомерен саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев