Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы “Ләйсән” бассейнына йөрүчеләр артты

Район үзәгендәге “Ләйсән” йөзү бассейнын авылларда яшәүчеләр дә үз итә.

 

Хәзер бакча, хуҗалык эшләре шактый кимеде. Шуңадыр, бассейнга авыллардан килеп коенучылар күбәйде. Бигрәк тә Татар Мулла, Үргәгар, Ташбилге, Карга авылларыннан гаиләләре белән даими йөзәргә йөрүчеләр бар.

Бассейн җитәкчесе Айтуган Вафин әйтүенчә, биредәге суны тиешле службалар даими тикшереп торалар. Әле соңгы тапкыр да “суның сыйфаты әйбәт” дигән бәя биргәннәр. “Ләйсән” бассейны төзек, халык өчен уңайлы эшләсен дип ярдәм итеп торучылар да бар. Эшмәкәр Рафик Зарипов, мәсәлән, тәрәзәләрне караңгылатуда, душларны ремонтлауда булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев