Районыбыздан ике кешенең Татарстан Диния нәзарәте аша хаҗга барырга җыенуы билгеле.
Болар район үзәк хастаханәсе табибы Мөхәммәт Ахроров һәм Базарлы Матактагы Мидхәт мәчете имам-хатыйбы Ришат Гайсин. Хаҗилар Согуд Гарәпстанына августның беренче көннәрендә юл тотачак. Бу хакта безгә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев хәбәр итте. Ә Татарстаннан хаҗ кылырга 1800 кеше барыр дип көтелә.
Нет комментариев