Әлки районының Иске Камка һәм Ташбилге җирлекләре яңа тракторлы булды. ФОТО, ВИДЕО
1223
0
Иске Камка авыл җирлеге, республика муниципаль берәмлекләр советы оештырган бәйгедә җиңеп, бер миллион сум грант отты.
Алар әлеге акчага МТЗ-82 тракторы сатып алдылар. Тракторның кар төрттерә торган җайланмасы да бар. Әлеге техника Иске Камка җирлегенә 1 миллион 200 мең сумга төшкән. 200 мең сумын түләргә исә җирлеккә иганәчеләр булышкан. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров үткән атнада республика Президенты кулыннан хезмәт урынында файдалану өчен “Шевроле-Нива” машинасы ачкычын да алган иде.
Районыбызда тагын шундый ук МТЗ-82 тракторы Ташбилге авыл җирлегенә кайтарылды. Ике җирлектә дә тора-бара тракторга өстәмә чапкыч, КУН-10 агрегатлары сатып алып, авыл халкының мең дә бер төрле мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм итәргә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев