Әлки районының Ташбилге авылында яшәүче Сафиннар “Эко-яз 2018” республика бәйгесе җиңүчеләре булды. ФОТО
Рафик һәм Алсу Сафиннар – авылның иң уңган гаиләләреннән берсе.
Аларның йорт-җирләре гөлт итеп тора. Кышларын өй тирәләрен кар-боз сыннары, гирляндалар белән бизәсәләр, җәен бакчалары чәчәкләргә күмелә.

Санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре буенча әлеге бәйгедә Чуаш Кичүе мәктәбе – “Эко-мәктәп”, Ә Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы “Эко-бакча” номинацияләрендә җиңү яуладылар.


Сабан туенда район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов “Эко-яз” бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев