Әлки якташлары эшләрен телевизордан күрсәтәләр
Бүген сәгать 9 да “Татарстан” ГТРК (Россия-1) телеканалында Әлки якташлык җәмгыяте эше турында кызыклы сюжет күрсәтелде.
Анда районыбыз якташлык җәмгыятенең ел дәвамында башкарган хезмәтләренә үзенә күрә нәтиҗә ясалды. Тапшыруның кунагы – әлеге җәмгыятьнең рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева иде.
Бу турыда тулы репортажны “Татарстан” телеканалында 22 гыйнварда карый аласыз. Тапшыру сәгать 9 да башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев