Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә өченче чакырылыш район советының соңгы утырышы булды

28 августта муниципаль район советы утырышы булды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – “Районның 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлаштырган чорга социаль-икътисадый үсеш стратегиясе”н быелның беренче яртысында тормышка ашыру турында доклад белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуда депутатлар  Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев чыгышын тыңладылар.

Бу елның беренче яртысында районда законлылык һәм хокук тәртибе торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе Ришат Насыйбуллин доклад белән чыкты.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Бу өченче чакырылыш муниципаль район советының соңгы утырышы иде. Александр Никошин депутатларга бергә башкарылган нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде. “Бу биш ел биш көн кебек узып китте, әмма әлеге вакыт эчендә районыбыз үсешенә һәм әлкилеләрнең имин яшәешенә юнәлдерелгән, җирле әһәмияткә ия бик күп мәсьәләләр хәл ителде”,–дип билгеләп үтте район советы җитәкчесе.

Аннан соң депутатлар истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев