Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинадагы балалар утыргычына кагылышлы яңалык

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә...

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш.

Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. "Кайбер ун яшьлек балалар буй һәм гәүдә авырлыгы ягыннан хәтта ата-аналарын да уздыра. Мондый баланы яшенә карап кына махсус утыргычка утырту - зур хата. Ул-бу була калса, аның сәла­мәтлегенә пассажир буларак баруга караганда да күбрәк зыян килергә мөм­кин", - ди проект авторы. Шуңа күрә Сухарев буе - 150 сантиметрга, авырлыгы 36 килограммга кадәр булган балаларны гына махсус утыргычларда йөртергә тәкъ­дим итә. "Болай эш­ләгәндә, машинадагы балалар утыргычын яшь буенча гына чикләп кулланып булмаячак. Шул ук вакытта буе 150 сантиметр, авырлыгы 36 килограммнан артмаган 12 яшьтән олырак балалар да махсус утыргычта йөрергә тиеш була", - ди Сухарев.

Бу кагыйдә күп кенә илләрдә күптән гамәлдә икән инде. Әйтик, Австрия, Польша, Словения, Словакия, Португалия һәм Чехия­дә буе 150 сантиметрдан артыграк булган 12 яше тулмаган баланы машинада махсус утыргычсыз гына йөрт­сәң дә ярый. Дөрес, бүген Россиядә гамәлдә бул­ган кагыйдә дә баласы яшенә күрә озын яки таза булган ата-ананың хәленә керә. "Россия авто­мобиль­челәре хәрә­кәте" оешмасы рәисе Виктор Похмелкин сүзлә­ренә караганда, андый баласын машинада гадәти сак­лагыч каеш белән генә йөрткән ата-анага да артык бәйләнә алмыйлар. "Һәр­хәлдә, яшенә күрә артык эре күренгән баласын махсус утыргыч урынына га­дәти сак­лагыч каешы белән генә йөрткән әти кеше үз хаклыгын дәлилли ала", - ди ул.

www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев