Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Дмитрий Софронов һәм Сергей Сафронов истәлегенә чара узды

18 мартта Базарлы Матак мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган элеккеге укучылары Дмитрий Софронов һәм Сергей Сафронов истәлегенә чара узды.

Әлеге очрашуда каһарман якташларыбызның туганнары, дуслары, сыйныфташлары, укытучылар һәм сугышчыларның батырлыгы һәркем өчен үрнәк булуын яхшы аңлаган мәктәп укучылары катнашты.

Егет-кызлар бу чарага әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде, алар сугыш, батырлык, мәңгелек хәтер турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

 

– Каһарманнар безнең арада яши. Алар бу мәктәптә укыган, биредәге парталар артында утырган. Һәм хәзер безнең бурыч – алар турында хәтерне саклау һәм аны киләчәк буынга тапшыру, – дип ассызыклады истәлекле кичәне алып баручы Гөлия Яруллина һәм Екатерина Мурзакова.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова һәлак булган ир-егетләребезнең исәбен атады. Әлеге саннар артында күпме күз яше, йөрәк әрнүе яшеренүен һәм шул ук вакытта аларның горурлыгыбыз булуы турында сөйләде ул. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 297 әлкиле катнаша. Аларның һәркайсы – кемнеңдер улы, ире, әтисе, абый-энесе. Бу якташларыбызның бер ишләре – өлешчә мобилизация, икенчеләре, үз ихтыяры белән килешү төзеп, Ватанны якларга киткән. Кызганыч, алар арасында һәлак булучылар да бар. Бу 86 сугышчыбыз мәңге яшь булып калачак. Намус белән үз бурычларын үтәгән әлеге батырлар, хәрби дәрәҗә күрсәтелеп, Әлки җирендә соңгы юлга озатылды.

– Мондый чараларны үткәрү бик мөһим. Гомерләре өзелгән хәрби хезмәткәрләр турында сөйләү аларның якыннары күңел ярасын төзәтә дә алмас, әмма ул үсеп килүче буын өчен кирәк. Алар солдатларыбызның ничек итеп кыю рәвештә Ватанны яклауларын белергә тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гамәлләре – ныклык, батырлык һәм Ватанны яратуга үрнәк ул, – дип билгеләде Мария Андреевна.

 

Беренче сыйныфтан ук җитди

Сергей Сафронов 1993 елда беренче сыйныфка укырга керә. Яхшы укый, мәктәп елларын зур җылылык белән искә ала. Армиядән соң ул килешү белән хезмәт итәргә кала һәм, ил мәнфәгатьләрен яклау өчен, Чечен Республикасына юллана. 2022 елның октябрендә янә мобилизацияләнә. Бу очракта да бурычын намус белән үти. 2025 елның 15 гыйнварында ул хәрби йөкләмәне үтәргә китә һәм аннан әйләнеп кайта алмый.

 

Сергейның сыйныф җитәкчесе Әлфинур Искәндәрова укучысының мәктәптә чакта ук җитди, тыныч булуы, һәр эшкә җаваплы каравы һәм аның әнисенә карата җылы мөнәсәбәте турында сөйләде.

 

– Сергей әнисен – Антонина Федоровнаны бик хөрмәт итте. Бу ана белән улның сөйләшүеннән дә күренә иде. Укучым әнисен борчымаска тырыша, аңа ярдәм итүе турында да сөйли иде. Сергей, мәктәпне тәмамлагач та, бирегә кереп, хәлне белеп чыга, кирәк икән, булыша да иде, –  диде Әлфинур Дамир кызы.

 

Һәм менә гамәлләреннән күрәбез: үсеп җиткәч тә, Сергей шундый ук: ышанычлы, җитди, намуслы булып кала...

 

Улы да шундый кыю булыр

Бу мәктәпнең тагын бер элеккеге укучысына – Дмитрий Софроновка да мәрмәр такта ачылды. Биредә солдатның бертуганы Людмила энесенең нинди булуы турында чыгыш ясады. Аның тавышы калтырады, күзләренә яшь килде, әмма ул якыны, аны тыңлаучылар хакына үзен кулга алып, сөйли алды.

 

– Безнең Дима 1997 елда туды. Кайчандыр ул да сезнең кебек шул парталар артында утырды, – диде ул, укучыларга карап. – Балачактан ук тынгысыз, тиктормас иде. Аның балалар бакчасыннан да качып кайтуы истә...  Үсеп җиткәч, ул боксны, балык тотарга яратты. Шул ук вакытта тормыш аны иртә өлкәнәергә мәҗбүр итте. Әтиебез яшьли үлде, Дима, яшүсмер чагында ук, минем улым өчен чын ир-егет үрнәге булды, үзен якларга, башкаларны кайгыртырга өйрәтте. Дима эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерде, аннары урман аударучы булып эшләде. Ир-ат эшен генә яхшы башкарып калмыйча, ашарга да пешерде, кирәк икән, кулына энә алып, тегеп тә куя иде. Холкы да тыныч иде: тавыш күтәрү түгел, кычкырып сүзен дә әйтмәде, хатыны, улын Даниэльне дә ул бик яратты. Алар өчен барысын да эшләргә әзер иде.

 

Махсус хәрби операция башлангач, Дима читтә калмый. Ул, сугышчы юлын сайлап, килешүгә кул куя. “Балу” кушаматы астында ул алгы сызыкта пулеметчы вазифасын башкара. Кыю, ышанычлы була. Иптәшләре аның турында шулай ди. Батыр ир-егет 2025 елның 20 февралендә һәлак була. Хәрби йөкләмәне үтәгәндә, ул соңгы сулышына кадәр бурычына тугрылыклы булып кала. Россия Федерациясе әмере белән солдат, һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

 

Дмитрийның хатыны Эльмира, Людмила сөйләгәннәрне тулыландырып, иренең кышкы айда тууын искә алды.

 

– Туган көне аның февральдә, мөгаен, шуның өчен холкы да нык булгандыр, – дип ассызыклады ул. – Нинди генә эшкә алынса да, ул аны җиренә җиткереп башкарды. Бу аның эретеп ябыштыручы булып, металл белән эш итүендә дә күренде. Ул гадел дә, ачык йөзле дә, ярдәмчел дә иде. Шуңа аңа тартылдылар, дуслары да күп булды, – диде ул, яшьле күзләрен сөртеп.  – Даниэльне дә бик яратты... Дмитрий үз бурычын үтәде. Хәзер минем чират. Мин улыбызны да шундый ватанпәрвәр, намуслы, гадел, ышанычлы итеп үстерергә тырышырмын. Аңа әтисенең ничек яшәве, каһарманлыгы турында сөйләрмен. Хәер, Даниэль әтисенең чын герой булуын яхшы аңлый.

Һәлак булучыларны искә алуда, махсус хәрби операция ветераннары Сергей Гнеденков һәм Виталий Миронов катнашты. Шул ук вакытта,  яу кырыннан вакытлыча ялга кайтучылар: хәрби хезмәткәрләр Олег Матвеев һәм Салават Хәйретдинов та бар иде.

Бу мәктәптә Дмитрий Софронов һәм Сергей Сафронов исемнәре беркайчан да онытылмас. Биредә “Геройлар партасы” бар, ишегалдына мәрмәр такталар да урнаштырылыр. Әйе, бу сугышчыларның исемнәре мәктәп тарихына мәңгелеккә язылган, аларның батырлыгы  – башкалар өчен үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев