Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак мәктәбе укучылары командасы яклады

7-9 апрельдә Казанның олимпия резервлары мәктәбе базасында кыз һәм малайлар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды.

Бәйгегә төрле районнардан 15 команда килде. Безнең район данын бик тә лаеклы рәвештә Әлфинә Шәйхетдинова, Рәсим Гыйниятуллин һәм Камил Гайнетдинов составындагы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак мәктәбе укучылары командасы яклады. 


7 сыйныф укучысы Әлфинә Шәйхетдинова авырлыклары 47 килограммга кадәр булучылар арасында 4 нче урынны яулады. Моннан тыш, Әлфинә абсолют җиңүче дә булды. Аңа спорт мастерына кандидат разряды бирелде. Ул – спортның әлеге төрендә район буенча беренче тапкыр ирешелгән уңыш.  


10 сыйныф укучысы Рәсим Гыйниятуллин авырлыклары 66 килограммга кадәргеләр арасында 1 нче урынга лаек булды һәм ир-атлар арасында беренче тапкыр разрядлы булды. 


–     Иң авыры ярышларга әзерләнү иде. Аннары ярыш башланыр алдыннан да бик нык борчыласың. Әмма без үзебезне кулга алып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттек, – дип, безгә фикерләре белән уртаклашты Рәсим. 


Гомуми зачетта район командасы 3 нче урынны алды. Әлфинә Шәйхетдинова һәм Рәсим Гыйниятуллин республиканың җыелма командасы составына кертелде. Призерлар Мактау грамоталары, медальләр, автомәктәптә укуга сертификатлар белән бүләкләнде.
Яшь спортчылар тренер Газинур Фәттаховта әзерлек үтте.


–     Укучылар “Алинә” спорт комплексының тренажер залында шөгыльләнә. Ел ярымнан артык инде минем дәресләргә йөриләр. Ярышларга шәхси якын килеп ярты ел әзерләндек. Шул вакытта укучылар махсус билгеләнгән ризыклар белән тукландылар, камыр һәм татлы ризыклар ашамадылар. Мәсәлән, Рәсим артык –  6 килограмм, Әлфинә һәм Камил 4 килограмм авырлыктан арынды, – дип сөйләде безгә Газинур Фәттахов. – Шундый югарылыктагы бәйгеләрдә спортчылар зур тәҗрибә туплый. Безнең укучыларга халыкара тренер да игътибар итте. 


Ярышларга спортчылар район башлыгы Александр Никошин һәм яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев ярдәме белән барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев