Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназия (Әлки районы) “Хәвефсез мәктәп” республика бәйгесе җиңүчесе булды

Ни аяныч, наркомания проблемасы географик киртәләрне дә, дәүләт чикләрен дә белми. Наркомания генофондка кизәнә, демографиягә зыян китерә, җәмгыятьнең иминлегенә тискәре йогынты ясый.

 

Бу яман күренешкә каршы бердәм көрәшү генә нәтиҗә бирергә мөмкин. Наркоманияне кисәтү эшен мәктәптә тиешле дәрәҗәдә алып бару бик мөһим.

 

Һәр наркоманның үзе артыннан 4-17 кешене ияртә алуы мәгълүм. Белгечләр наркоманлыкның елдан-ел “яшәрә” баруын әйтә. Инде 8-10 яшьтән наркотик татып караучылар бар икән. Үсмерләрнең наркотикларны олыларга караганда 7,5 тапкыр, ә психоактив матдәләрне 11,4 тапкыр ешрак куллануы билгеле. Наркоманлыкның таралуы шул сәбәптән үлем-җитемнең 7-11 тапкыр артуына, суицид очракларының, шулай ук СПИД, инфекцияле гипатит кебек чирләрнең, венерология авыруларының дистәләрчә мәртәбә күбәюенә китерә.

Үзебезнең районда да наркотиклар куллану сәбәпле исәптә торучылар бар. Бу исә балаларны, үсмерләрне әлеге яман гадәт тозагына эләгүдән саклауга тагын да зуррак игътибар бирү зарурлыгын искәртә.

Безнең Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә наркоманияне профилактикалау эше өч юнәлештә – укучылар белән, ата-аналар белән, сыйныф җитәкчеләре һәм педагоглар белән – алып барыла. Укучылар өчен “Сәламәт бул!”, “Наркотикларга – юк!” дигән уку программалары  эшли. Сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тартуның зыяны, наркотикларның һәм психоактив матдәләрнең яшь организмга яман тәэсире турында сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Профилактика отрядлары, SMS-балалар, яшьармиячеләр белән очрашулар да укучылар өчен нәтиҗәле һәм файдалы уза.

Билгеле булганча, балаларны, үсмерләрне яман гадәтләрдән аралауның ышанычлы чараларыннан берсе – спорт. Бу җәһәттән бездә шулай ук бик күп чаралар оештырыла. “Спорт – начар гадәтләргә альтернатива” чаралары кысаларында төрле сыйныфлар арасында волейбол, баскетбол, футбол ярышлары, “Күңелле стартлар”, “Сәламәтлек көне” үткәрелә. Һәр елны Бөтенроссия сәламәтлек айлыгында, “Милләтләр кроссы”нда катнашабыз. “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Бәйлелек турында” темаларына рәсем бәйгеләре, тематик әңгәмәләр оештырыла.

Профилактика эшенең уңышы  педагогларның ата-аналар белән, бигрәк тә проблемалы балалар тәрбияләнгән гаиләләр белән уртак тел таба белүенә дә бәйле. Гомумән, ата-аналар белән эшләүгә без зур әһәмият бирәбез. Бигрәк тә Әтиләр советының нәтиҗәле эшләвен, гимназия тормышында актив катнашуын әйтеп үтәсе килә.

Гимназия бу җәһәттән методика үзәге булып та тора. Бездә башка мәктәпләр өчен семинарлар, ачык дәресләр үткәрелә. Район үзәк хастаханәсе белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Гимназия инициативасы белән балаларның сәламәтлеге тикшерелә, төрле мәсьәләләр буенча ата-аналар һәм укучылар өчен консультацияләр оештырыла. Әхлаклылык һәм сәламәтлек – гасыр чире булган наркоманияне кисәтүдә төп юнәлешләр ул.

Без ел саен наркоманияне кисәтү буенча республика бәйгеләрендә катнашабыз. 2018 елда укучыбыз Инсаф Галәветдинов наркоманияне һәм аның белән бәйле җинаятьчелекне  профилактикалау буенча укучылар һәм студентлар республика фәнни-тикшеренү конференциясе җиңүчесе булган иде. 2019 елда  укучыбыз Егор Васяйчев шундый бәйгедә икенче урын алды. Ә Ләйлә Шәйхетдинова наркоманияне кисәтү буенча “Парад идей” республика бәйгесендә икенче булды.

Узган ел гимназия “Хәвефсез мәктәп” республика бәйгесендә җиңү яулады.

Үзебезнең тәрбия эше тәҗрибәсен башкалар белән без бик теләп уртаклашабыз.

Әлфия Шагалиева,

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлки районында җәмәгать ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев