Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Радик Нургазизов: » Ташу вакытында бар нәрсә су астында калды»

Апрель уртасы якынлашкан саен, Чуаш Кичүе авылы халкы Чирмешәнгә куркыбрак карый.

Һәм күпләр өчен язгы ташу вакыты мәшәкать тудыра. Бу аларның өйләре күл тирәсендә урнашу белән бәйле. Чөнки Кече Чирмешән,  ярларыннан ташыганда, аларга килеп кушыла һәм су ишегалларына кадәр килеп җитә.

 Радик Нургазизов та язны борчылыбрак каршылаган чуаш кичүлеләр исәбендә. Аның өе дә күл янында, шуңа да көннәр җылыначагы хәбәр ителүгә, ул ташу чорына әзерләнә башлый.

– Без әлеге вакытны куркыбрак каршылыйбыз. Быел да бу табигать күренешеннән саклануга, мөмкин булганча, әзерлекне күрдек. Бәхеткә, әлегә барысы да яхшы, су ишегалдына кадәр җитмәде. Шулай да без бәрәңге һәм башка кирәк-яракны ышанычлырак урынга күчердек, – дип сөйләде безгә Радик Минзакир улы.

Аның сүзләренчә, Кече Чирмешәннең “холкы” начар һәм алдан фаразлап та булмый: ул ярларыннан ташып, әйләнә-тәрәдә 10 чакрым ераклыкка җәелергә мөмкин.

– 1979 елдагы ташу аеруча хәтердә: ул чакта биредәге бар нәрсә су астында калды. Соңгы елларда да су күтәрелә, әмма шулкадәр көчле түгел һәм безне читләп үтә, – ди ул.

Бәхеткә, бүгенге көндә Чирмешән зур куркыныч тудырмый. Әмма җирле халык, җиңел суларга иртәрәк, кар тулысынча эреп бетмәде әле, ди. Без элеккечә игътибарлы һәм һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев