Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рафаэль Сафин турындагы хәтер безнең күңелләрдә мәңге сакланыр

Базарлы Матакның үзәк урамыннан барганда, кечкенә генә күл буена тукталмый узганым юк. Янәшәдә генә арабыздан бик иртә киткән дустымның әти-әнисе яши.

Мин генә түгел, кайчандыр Рафаэль Равил улы белән таныш булган күп санлы дуслары да бу өйгә әледән-әле туктала. Йорт хуҗалары – гомерләре намуслы хезмәттә узган Хөрия һәм Равил Сафин өчен улларының якын дуслары – көтеп алынган якын һәм кадерле кунак. Һәркайсын якты йөз белән каршы алалар, кадер-хөрмәт күрсәтеп озатып калалар.          

                                                                                           

Шунысы да гадәткә кергән: Татарстанның төрле почмакларында яшәүчеләр, эш-мәшәкатьләрен кырыйга куеп, Рафаэль мәрхүм булган көнне ел саен шушы йортка  җыела. Быел вафатына ун ел булган көнне искә алучылар башка елларга караганда да күбрәк иде. Күңелеңә якын кешеләрнең истәлеге, еллар узган саен, кадерлерәк була бара бит ул. Исән чагында кылган игелекләре дә онытылмый...       

Урып-җыю мәшәкатьләре көннән-көн кыза баруга карамастан, төрле районнардан хуҗалык белгечләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, Рафаэль Равил улы белән кайчандыр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  бергә эшләгән хезмәттәшләре дә  күпләп кайткан. Туган-тумача, дус-ишләрен әйткән дә юк...                                                                                                                                        

Һәр ел саен мондый искә алуларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган Татарстанның атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Булат Нигъмәтуллин очрашу алдыннан болай дип сөйләде:

– Рафаэль белән дус булып йөргәндә, мин әле аны туганым дип белми идем. Шулай бервакыт мәрхүм Раил абыем миңа Карибә әбиемнең авылда төшкән фотосын күрсәтте. Сөйләшә торгач, Рафаэльнең әтисе Равил абый – әбием ягыннан якын туганыбыз икәнлеге ачыкланды. Шул көннән башлап, Рафаэль белән бер-беребезне “дус-туган” дип йөртә башладык. Аның кебек якты күңелле, эчкерсез кешеләр сирәк. Көтмәгәндә-уйламаганда, якты дөньядан китүе шәхсән үзем һәм гаиләм өчен зур югалту булды.                                                                                                                                     

Яшьли китүенә карамастан, “дус-туганым”бик күп игелекле эшләр эшләргә өлгерде. Тормыш иптәше Айгөл белән менә дигән үрнәк гаилә булдылар, йорт төзеделәр. Шатлык өстенә сөенеч өстәп, бер-бер артлы ике малай, бер кыз алып кайттылар. Матур итеп яшисе генә дә бит... Язмыштан узмыш юк шул... Бүген безнең бурыч – аның турында якты хатирәләрне барлап, гаиләсенә һәм әти -әнисенә кулдан килгән кадәрле ярдәм итеп яшәү, – ди ул.                                         
Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: әлеге изге күңелле халык җырчысы Рафаэльнең әти-әниләре, балалары турында кайгыртып яши. Бу еллар эчендә үзе белән төрле бәйрәм чараларына алып барырга да онытмый. Әледән-әле бергәләшеп Болгар белән Биләргә, “Хуҗалар тавы”, “Изге чишмәгә” һәм башка тарихи урыннарга сәяхәт кылалар. Әмир белән Раил “Ак Барс” хоккейчылары уеннарына да Булат абыйлары белән бергә барырга ярата.                                                                                                                                              

– Рафаэль министрлыкта эшли башлаганда, мин әле Матакта яши идем. Аның киңәше белән конкурста катнашып, үзем дә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына эшкә урнаштым. Энем белән бер коллективта булу – гомеремнең иң бәхетле чоры иде. Без бит бала чактан гел бергә. Бер-беребездән яшерен серебез дә булмады. Тормыш гел без дигәнчә генә бармый. Берүзем ике бала үстергәнгә күрә, Рафаэль миңа бик булышты, ярдәмчел иде. Хатыны Айгөлне дә, балаларын да яратып туймый иде. “Ике улым – батырым һәм кече кызым – матурым”, – дип җырлаганы әле дә колак төбендә яңгырый, –  дип искә ала Рафаэльнең бертуган апасы Ләйсән.

Мәрхүмне искә алырга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Венера Рәниф кызы Мөхәммәтдинова да кайткан иде:                                                                                            

 – Рафаэль абый үзе турында бары тик якты хатирәләр генә калдырды. Шәхес буларак аны бизәгән  асыл сыйфатларының берсе  – ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышты. Аны гел сагынабыз, киңәшләрен искә алабыз. Тормыш безне шундый кеше белән очраштырганга, язмышка рәхмәт...                                                                                        
–  Эш вакытында төрлесе була. Үзеңә йөкләнгән бурычны никадәр генә тырышып башкарсаң да, кайчагында җитешсезлекләр килеп чыга. Рафаэль Равил улының беркайчан да төшенкелеккә бирелгән чагын хәтерләмим. Бу яктан да һәркайсыбызга үрнәк булды. Ул тормышның һәр мизгеленә шатланып яшәде. Коллективта шундый кешеләр булуы – үзе бер бәхет, – дип искә ала министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Кадыйрова.                                                                                                                                      
Рафаэль белән танышып китүем очраклы рәвештә булды. “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгәндә, уртак танышыбызның киңәше белән беркөнне ул үзе мине эзләп тапты. “Актай” хуҗалыгында эшләгән чагы иде. Редакция ыгы-зыгысы белән озак сөйләшеп булмады. “Йомышың ни иде?” – дигән соравыма, Әлки якларына хас кыюлык белән: “Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә урнашасы иде”, – димәсенме?! Һәм шунда ук, миңа кушылып, үзе дә көлеп җибәрде!    

                                                                                                                 
Авылдан килеп, югары белемең, торыр урының да булмаган килеш, министрлыкка эшкә урнашу турында сүз алып бару өчен хыялый булу гына җитмәгәнен үзе дә бик яхшы аңлый иде. Әмма, аның теләге фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килде, бугай. Министрлыкның ул чордагы кадрлар бүлеге җитәкчесе Алмаз Кашапов (урыны җәннәттә булсын):  “Документларын конкурска тәкъдим итеп карасын” , - дип киңәш иткән иде. Берничә айдан республика киңәшмәсендә күрәм: Рафаэль Сафин, министрлык вәкиле буларак, шундагы эшләрне оештырып йөри!                                                                                                                

Төрле семинар-киңәшмәләрдә  аны ерактан күреп була. Ни өчен дигәндә, буе ике метрга якын! Күргәзмәдә сөйләүчене һәркем ишетсен өчен, тавыш көчәйткеч рупор гадәттә аның иңендә була иде…

                                                                                                                                        
– Авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник бүлегендә эшләгәндә, Рафаэль Сафинны, белгеч буларак та, район хуҗалыклары көтеп ала иде. Хуҗалыкта эшләп, тәҗрибә туплаган кеше, бездәге җитешсезлекләрне күреп кенә калмый, бөтен күңеле белән ярдәм итәргә тырышты, – дип искә ала озак еллар  Алексеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, танылган фермер Газинур Мусин. – Шуңа да, аңа хөрмәтебез зур. Аны искә алуга килми калганыбыз юк...                                            

Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе  Роберт Гадиев сүзләренчә, Рафаэль Сафин үзе  министрлыкта эшләсә дә, күңеле һәрвакыт туган якларында була:                                                                                            

– Хуҗалыкларда нинди дә булса проблема килеп чыкканда, иң беренче булып аңа мөрәҗәгать итә идек. Кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты, – дип искә ала ул.                                                                                

– Министрлыкта Рафаэль абый белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. Аның   проблемаларны  артык катлауландырмыйча, җайлы гына хәл итә белүенә соклана идем. Ул мине бертуган энеседәй якын күрде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, – ди министрлык белгече Ришат Насыйров.   

     Гаилә дуслары Зәйнәп Абдулганиева, Илнар Саттаров, Рафис Мөхәммәтов, Әлфәт һәм Рәйнә Хәсәнова, Фиргать Гадиев, Диана һәм Илдар  Хәсәновлар да Рафаэль Сафинның игелекле гамәлләрен онытмый. Һәркайсы аны чын күңелдән яратып искә ала.                               

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, аеруча министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Кадыйрова гаиләнең хәл-әхвәлен белешеп тора икән:                                                     

– Арабыздан бик иртә киткән Рафаэль Равил улының гаиләсе, өч баланың язмышын да кайгыртырга тырышабыз. Олы уллары Әмир Сафин, Казан Дәүләт аграр университетының икътисад көллиятен уңышлы тәмамлап, министрлыкта эшли башлады. Читтән торып укуын дәвам итә. Уртанчысы Раил дә Аграр университетның икътисад көллиятендә укый, – ди Гүзәл Кадыйрова.                                                                                          

Халыкта “Әгәр сине онытмыйлар икән, димәк, син  һаман да исән,  хәтерләрдә яшисең”,– дигән гыйбарә бар. Рафаэль Равил улы турындагы хәтер дә безнең күңелләрдә мәңгелек урын алган.
Камил Сәгъдәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев