Район юлларын яхшы хәлдә тотуда Ильяз Төхвәтуллин да үзеннән зур өлеш кертә
Район юлларын яхшы хәлдә тотуда экскаватор машинисты Ильяз Төхвәтуллин да үзеннән зур өлеш кертә.
Көн саен ул иптәшләре белән төзекләндерү эшләре алып барылган урында хезмәттә. Биредә аның тәҗрибәсе сорала, һөнәри осталыгы таләп ителә. Моны төптән аңлап, йөкләмәне намус белән үти ул.
44 ел – җитди сан, Ильяз Гаяз улы нәкъ менә шул вакыт аралыгы дәвамында яраткан хезмәтендә. Башта ул районыбыз предприятиеләрендә: “Сельхозхимия” берләшмәсендә, аннары ашханәдә, икмәкханәдә эшләгән. Ә менә соңгы 14 елында ул “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә экскаватор машинисты булып эшли.
– Моннан еракта калган 80нче еллар ахырында “Сельхозхимия” җитәкчесе Әнвәр Залаков миңа экскаваторчы һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итте һәм Чистай уку комбинатына юллады. Ул вакытта: “Тормышта өстәмә һөнәрле булу комачауламас”, – дип, акыллы киңәшен бирде”, – ди Ильяз абый, остазына рәхмәт сүзләре белән эшли башлаган елларын искә алып.
Ильяз Төхвәтуллин Югары Әлморза авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт иткән, аннары ДОСААФта укыган.
– Техникада йөрергә мине үз вакытында тракторчы, шофер булып эшләгән абыем Рияз өйрәтте. Ул рульне еш бирде миңа, – ди Ильяз абый, кечкенә чагыннан ук техникага тартылуы турында сөйләп.
2011 елда ул “Алексеевскдорстрой”га “ЕК-14” экскаваторы машинисты булып эшкә урнаша.
– Махсус техника иске булса да, ышанычлы, озак еллар хезмәт итәрлек иде. Чыннан да, мин аңарда 2023 елга кадәр эшләдем дә. Аннары машинаны алмаштырдылар. Иске техниканы Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте студентларына тапшырдылар, ә миңа чит илдә җитештерелгән өр-яңа “Hyundai”ны бирделәр. Билгеле, эшче өчен уңайлыклар тудырылганга, бу машинада эшләү күпкә җиңеләйде, – дип сөйләвен дәвам итте Ильяз Төхвәтуллин.

Язмабыз каһарманы гаиләле, хатыны Гөлсәрия белән алар ике бала – Гөлназ һәм Алмазны үстергәннәр. Ильяз абыйның беренче гаиләсеннән дә ике кызы – Гөлгенә һәм Гөлнары бар. Әти кеше алар белән дә җылы мөнәсәбәтләрне саклый алган. Әңгәмәдәшем бүген – дүрт яраткан оныгының дәү әтисе дә.
Төхвәтуллиннар гаиләсе уңайлыклар булдырылган зур өйдә яши. “Ул – минем тормыш терәгем”, – ди гаилә учагын саклаучы Гөлсәрия дә. Ул да иренең эшен яратуы турында сөйләде. Ә экскаваторчы үзе зур яңгырашлы сүзләрне кулланырга ашыкмады. Шулай да Рашат Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге дус, ярдәмчел коллективта эшләүнең үзенә күрә бер язмыш бүләге булуын да яшермәде.
– “Алексеевскдорстрой” – югары хезмәт хакы түләүче нык оешма. Ә тормышта иң мөһиме – тотрыклылык. Гаиләмә моны бирә алам икән, димәк, бәхет ул, – дип тә өстәде Ильяз абый, алдагы көннәргә ниятләр белән янып яшәве турында искәртеп. Ә минем язмам каһарманы кебек эшчеләрнең мондый хыяллары, һичшиксез, тормышка аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев