Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәгендәге Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте студентларга ишекләрен ачты

Бер кайгысыз, күңелле җәй айлары үтеп китте. Белем көнендә район үзәгендәге Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте дә студентларга чираттагы тапкыр ишекләрен ачты.

Бәйрәм тантанасы Россия һәм Татарстан гимннарын уйнатудан башланды. 

Линейкага беренче курска керүчеләр, аларның әти-әниләре,  укуны дәвам итүче студентлар, мөгаллимнәр, мактаулы кунаклар җыелган иде.  Көллият директоры Эльвира Нуруллина биредәге һәркемне уку елы башлану белән котлап, җылы теләкләрен ирештерде. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

– Менә бүген көллият мәйданчыгында кемдер беренче, ә кайберәүләр чираттагы тапкыр 1 сентябрьне каршылый. Сезгә белем дөньясы, һөнәр алу юлында якты юл телим. Күгебез аяз, үзебез сәламәт булыйк, – диде.

Быел көллияткә 53 яңа укучы кабул ителгән. Эльвира Галиевна уку йортына башка районнар да сайлавын, күрше Алексеевск, Спас районнарыннан, күрше өлкәнең Димитровград шәһәреннән дә килеп укучыларның булуын әйтте. Билгеле, биредә югары белемле, үз фәннәрен тирән белүче мөгаллимнәр белем бирә. Соңгы стандартлар белән төзекләндерелән тулай торак булу исә укучыларны җәлеп итәргә, аеруча ераклардан да килеп укырга мөмкинлек бирә. “Без моны күптәннән көттек. Ниһаять, ул яңа елдан гамәлгә керде. Тулай торагыбыз яшәү шартлары буенча республикада иң яхшылардан санала. Без белем алу уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, ә сездән, студентлар, тырышлык, дәресләрне калдырмый йөрү сора”, – диде җитәкече.  “Югыйсә диплом бирелмәячәк, уку турында белешмә генә тапшыралачак”, – дип кисәтү дә ясады ул. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев бәйрәмнең мактаулы кунагы иде. Ул да биредә җыелучыларга бәйрәм белән котлауларын ирештерде. Җитәкче укучыларның районда авыл хуҗылыгы оешмаларында эшләп калулары иң зур бурычларның берсе булуын ассызыклады. Моның өчен күп нәрсә эшләнүен әйтте. Быел җәй айларында 50 дән артык укучы һәм студентлар практика үткән. Һәм ул аеруча тырышларга башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Тантаналы линейкага көллиятнең югары курс студентлары җәй айларында практика үткән оешма-җәмгыятьләрдән вәкилләр килгән иде.   “Алексеевскдорстрой” ның район бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин, Әлки ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин, “Хузангай” җәмгыятенең җир мәсьәләләре буенча идәречесе Алексеей Сорин, “Актай” кафесы мөдире Лилия Гатина белем көне уңаеннан котлау сүзләрен җиткерделәр һәм җитештерү практикасы вакытында үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәткән студентларга Мактау грамоталары, бүләкләрен тапшырдылар. 

Ә аннары укулар башлануын хәбәр итеп беренче кыңгырау чыңлады. Тантаналы өлештән соң студентлар мөгаллимнәр, укку шартлары белән якыннанрак танышу өчен көллияткә юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев