Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Районыбызда республикакүләм “Ләкләк көне” үтте

Бүген, 1 нче июнь көнне, 67 “сәяхәтчедән” торган зур төркем, районыбызның “Яңа Сувар” туристик базасы белән хушлашканда, биредә үткәргән өч көннең онытылмаслык хатирәләрен тагын бер кат күз алдыннан кичереп, үз эшләрендә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, район башлыгы Александр Никошинга, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага җылы рәхмәтләрен юллап һәм серле хыяллар эчендә кайнап, кайтыр юлга чыгып китте.

Әйе, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең  “Без бергә!” Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә оештырылган бу бик мөһим чарадан һәркем канәгать калды. Инде берничә ел ятим балаларны үз канаты астына сыендырган гаиләләр дә, бала алырга теләк белдерүчеләр дә, соңгы адымны ясарга әле кыюлыгы җитмәгән ата-аналар да, аларга төпле киңәш бирә алырдай тәҗрибәлеләр дә, психолог-педагоглар да,  АНО «Пеликан» җитәкчеләре дә, күңелләре изгелек белән тулган волонтерлар да бар иде бу төркемдә. Ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны гаиләле итү максаты берләштергән аларны.
 Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приют та алыштыра алмаганын яхшы аңлаучы бу оештыручылар әлеге чараны “Ләкләк көне” дип атап, биредә үткәргән өч көннең һәр минутын файдалы, максатка ирешү өчен зарури итүдә көчләрен кызганмадылар. Кырыкка якын бала, яшүсмер һәр адымда аларның җылы карашын, аналарча кайгыртуын, киләчәкләре өчен борчылуын күңеле белән сизде. Төрле күмәк уеннар, комплекстагы зоопаркта ничәмә төрле киек-җанварлар белән танышу, учак янындагы кичке очрашулар, мастер-классларда катнашу, үзләре куйган концерт һәм моңарчы күрелмәгән ирекле аралашулардан алар хәйран калды.
Республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән, Чабаксар, Пенза, Чуашстан, Удмуртия өлкәләреннән килгән бу изге җаннарның өметләре акланыр, һәркем гаиләле: ата-аналар балалы, балалар әти-әниле булыр, дигән өмет-хыяллары чынга ашсын, дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев