2022 ел Россия мөселманнары өчен истәлекле ел булачак
2022 елда Ураза гаете – 2 майда, Корбан бәйрәме – 9 июльдә була, Рамазан ае 2 апрельдә башлана.
Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар ел саен ислам календаре – һиҗри нигезендә билгеләп үтелә. Аның буенча ел исәбе Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгән датадан алып барыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нет комментариев