Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Шәйхетдинов: «ГАЗ»ельны гуманитар ярдәм ташуда файдаланачакбыз

Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Әфганстан һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар район җәмәгать оешмасы яңа автомобильле булды.

Әлеге биш пассажирга һәм бер тоннага якын йөк төяргә сәләтле “ГАЗель” машинасын аларга “Ак Барс”  холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров бүләк иткән.

–    Автомобильне безгә яңа килеш бирделәр. Аның бәясе – 3 миллион сумнан артык. Аннан әле өстәп 700 мең сумга берничә җиһаз куйдырдылар. Без әлеге машинаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм ташуда файдаланачакбыз, –диде Рөстәм Солтан улы.

машина

Иван Егоров машинаны районнан алырга килүчеләргә кайнар ноктага озату өчен җиде генератор, берничә болгарка, күп итеп кечкенә газ баллоннары, кечкенә газ плитәләре һәм башка көндәлек кирәк-яраклар төятеп җибәргән. Барлыгы – 800 мең сумлык.
Рөстәм Шәйхетдинов шушы көннәрдә янә хәрби операция барган фронтка җыена. Бу юлы алар күбрәк егетләребезгә җылы киемнәр, азык-төлек, бигрәк тә яшелчә төяп китәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез: Әлки егетләренә һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм тапшыру пункты район үзәк китапханәсендә эшли. 

 

Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев