Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлауга Таҗиевлар гаиләләре белән килде

Соңгы 25 елда Илмир Вәлиев туган авылы Әхмәттә сайлауларда катнаша.

Ул 1941 елда - Бөек Ватан сугышы башланганда дөньяга килгән. Әтисе, Зиннәт абый, Илмир кечкенә вакытта, гаиләсе белән бәхет эзләп, авылдан чыгып киткән. Алар элеккеге СССР ның төрле төбәкләрендә яшәгәннәр.

  - Миңа 18 Яшь тулганда без Байкал артында яши идек. Без дус егетләр белән сайлауга киттек. Барысы да сайлады, ә мин исемлектә юк. Яңа гына 18 яшь тулгач мине ул сайлаучылар исемлегенә кертергә өлгермәгәннәр. Күрәсең минем кәефләр бик төшкән. Участоктан чыгып барганда бер мәрхәмәтле апа, ул комиссия әгьзасы булгандыр инде, "әйдә улым син дә сайла, унсигез яшең тулды бит инде " дип кулыма бюллетень тоттырды. Аннан соң илнең төрле төбәкләрендә сайлауларда катнаштым. Шунысын бик төшендем, бәхетне читтән эзләмәскә икән, ул туган авылыңда,- ди Илмир абый.

   Әхмәттә 60 ел, аннан да күбрәк үрнәк, тату гаилә булып яшәгәннәр дә беренче көнне ук парлашып тавыш биреп киттеләр. Бу гомере буе авылда макталып хезмәт куйган Икламия hәм Габделбари Таҗиевлар, Әминә hәм Нургата Зәйнуллиннар, Фәридә hәм Рифкәт Таҗиевлар. Таҗиевлар гаиләсе бик ишле - алар өч буын бер йортта яшиләр. 

Таҗиевлар гаиләсе бик ишле, алар сайлауга да дүрт буын килгәннәр иде. Рифкәт абый белән Фәридә апа уллары Мөнир hәм киленнәре Резидә белән белән бер йортта яшиләр. Сайлау көнне башка чыккан оныклары Азат, Айрат хатыны Эльвира hәм оныкчыклары Әминә  белән бергәләп, бәйрәмчә киенеп тавыш бирергә килделәр.


  - Иң мөhиме дөньялар тыныч булсын, балалар, оныклар аяз күк астында яшәсеннәр,- дип сайлау бюллетеньнәрен әрҗәгә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев