Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәләт- Әлки» ”Ел клубы” номинациясендә җиңүче булды

21 февральдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында актив татар яшьләре өчен әһәмиятле вакыйга – «Сәмрух-2023» республика премиясен тапшыру тантанасы узды.

  
Премия 8 ел дәвамында уздырыла, аның төп максаты – сәләтле балаларны, яшьләрне бүләкләү. Бу – студентлар һәм мәктәп укучылары арасында популяр «Сәләт» хәрәкәте акти-вистларының традицион премиясе. Премиядә һәрчак күп халык катнаша, республиканың талантлы артистлары башкаруында милли музыка уйный, Татарстан хөкүмәтенең югары дәрәҗәле кунаклары чыгыш ясый. Премияләр бу елны тугыз номинациядә тапшырылды.

«Сәләт- Әлки» – «Сәләт» хәрәкәтенең бер клубы. Бу клуб 2020 елда оештырыла һәм ул үз эшчәнлеген Базарлы Матак урта мәктәбендә алып бара. Яңа клуб 2022 елда ук беренче премияне алды – “Сәмрух” премиясендә ”Ел клубы” лауреаты булды, ә 2023 елда шул ук номинациядә җиңүче исемен яулады, сәмрүх кошы сыны һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Клубта иң актив һәм талантлы яшьләр җыелган. Алар туган телгә, үз халкының мәдәниятенә һәм республикага мәхәббәтен күрсәтә. Җәйге лагерьлар оештырылгач та, уку елы дәвамында да «Сәләт» оешмасының барлык чараларында актив катнашып киләләр. Башка районнарның “Сәләт” клублары белән очрашып, тәҗрибәләр белән уртаклашалар. Шуны да әйтергә кирәк: барлык оештырылган уеннар, викториналар – барысы да татар телендә үтә. 
Клуб әгъзаларының һәрберсенең үз бурычы бар: кемдер социаль челтәрләр алып бара, кемдер сценарий яза, кемдер җырлый һәм бии. “Сәләт” клубы президенты Данис Мөхәммәтҗанов һәм өлкән куратор Рифат Ибраһимов, алар белән якыннанрак танышу өчен, очрашу үткәргәннәр.  
–     Клубыбызда барлыгы 25 бала. Әлбәттә, талантлы балалар гел өстәлеп тора. Нигездә, 8-11 сыйныф укучылары алар. Кемнең шулай ук район клубын таныттырасы, үзен нәрсәгә сәләтле икәнлеген ачыклыйсы килә икән, миңа, яисә клубыбыз рәисе Алия Гайфуллинага мөрәҗәгать итегез, – дип аңлатты “Сәләт” клубы рәисе Эльвира Зәйнуллина.
“Сәләт-Әлки” клубын зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы көннәрдә зур казанышларга, яңа үрләргә ирешүләрен телибез.

Эльвира Шәйхетдинова, Казан медицина көллиятенең 1 курс студенты:
–     Мин “Сәләт” турында 2017 елда ишеттем, һәм аланнарга йөреп, үз районымда да шундый клуб оештырасым, сәләтле укучылар белән актив тормыш алып барасым килде. 2020 нче елда Әлки клубына талантлы балалар җыя башладык. Ике ел клубның рәисе булдым, районыбыз мәктәбе укучыларын “Сәләт” белән якыннанрак таныштырдым. Хәзерге вакытта клубыбыз  үсә бара, мин моңа бик шат.

Камилла Абасова, 10 «а» сыйныфы укучысы:
–     Минем өчен “Сәләт” ул – туган йорт. Анда мине һәрвакыт яратып, ачык йөз белән каршы алачаклар. Мин 2019 елдан бирле “Сәләт” әгъзасы. Шул елдан бирле берничә тапкыр форумда, мастер-классларда булдым, төрле профильле өйрәтүләрдә катнаштым, программалаштыруны, график дизайнны, психология, үзлектән үсеш алу серләрен үзләш-тердем, БДИга әзерләндем, төрле кызыклы лекцияләрне тыңладым, вакытымны кызыклы итеп үткәрдем. Менә шуларның барысын да күргәннән соң, ышанып әйтә алам: “Сәләт” ул минем өчен лагерь гына түгел, ул күңелемдә күпкә зуррак урын алып тора. Ул һәрвакыт хәтеремдә сакланыр. 

Алия Гайфуллина, 10 «а» сыйныфы укучысы:
–     “Сәләт” – тормы-шымның аерылгысыз бер өлеше. Анда мин сәләтләремне үстердем, үзем өчен күп яңалык белдем, дуслар таптым. Бер тапкыр “Сәләт” клубы әгъзасы булганнан соң, анда янә йөрисе, танышларым белән аралашасым килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев