Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сарымсак һәм суган салынган ак гөмбә рецепты

Сарымсак һәм суган салынган ак гөмбә. Ул бәйрәм табынында күпләр яратып сыйланырлык әче кабымлык була.


Кирәк була: 1 килограмм ак гөмбә, 200 мл су, 100 мл уксус, 100 грамм тоз, 4 баш суган, тәменчә сарымсак, 2 данә дәфнә яфрагы, 5 данә кара борыч, берничә канәфер өстәргә мөмкин, 1 аш кашык көнбагыш мае. 

Әзерләү: 
Дәфнә яфрагы, кара борыч өстәп, гөмбәләрне бер сәгать дәвамында кайнатырга. Суын түгеп, яңасын салырга һәм янә бер сәгать кайнатырга, аннары сөзгечкә салып, суын саркытырга. Кәстрүлдәге суга  тоз, шикәр комы салып, 2 минут кайнатырга, уксус өстәргә һәм ут өстеннән алырга. Банка төбенә суган һәм сарымсак, өстенә гөмбә салырга һәм кайнар серкәшләнгән су белән тутырырга. Банканы капкач беләп каплар алдыннан бер аш кашыгы үсемлек мае салырга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев