Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сихтермә авылында балалар мәйданчыгы ачылды

1 июньдә кечкенә сихтермәлеләр өчен шатлыклы вакыйга булды — алар өчен балалар уен мәйданчыгы ачылды.


Моңа акча Сихтермә авылындагы Изге Николай Чудотворец православ дини оешмасының «Мәрхәмәтлелек территорясе» проектын нигезендә бүленде. Ул 2022 елның социаль проектлары республика бәйгесе грантлары ярдәме белән булдырылды. Әлеге мәйданчык храм территориясендәге балалар, яшүсмер һәм аларның әти-әниләре ялын оештыру өчен каралган. «Бәхетле балачак» бәйрәменә бик күп балалар килгән иде һәм ул бик тә кызыклы үтте: малай һәм кызлар шигырьләр сөйләде, бәйге, уеннарда катнашты. 
Яңа мәйданчык гыйбадәтләр вакытында балаларга уйнап тору мөмкинлеге бирәчәк. Хәзер гыйбадәтханәгә килгән әти-әниләр тыныч булачак: аларның ул һәм кызлары башка балалар белән биредә уйнаячак бит. Балалар мәйданчыгы эшләү кысасында «Кайгырту» гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән бергә рухи-әхлаки гаилә кыйммәтләрен, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны ныгытуга, әйләнә-тирәлекне һәм Ватанны яратуга юнәлдерелгән гаммәви рухи-агарту әңгәмәләре, танып-белү чаралары, бәйрәмнәр оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев