Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Студент кызлар пособие ала алачак

2025 елның 1 сентябреннән студент кызлар социаль Фондтан яшәү минимумы нигезендә исәпләнгән йөклелек һәм бала табу буенча пособие ала алачак.


Түләүне югары уку йортларында, көллиятләрдә, училищеларда, техникумнарда, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда көндезге бүлектә укучы студентларга бюджет яки түләүле нигездә укуларына карамастан билгеләячәкләр.
Пособиенең төгәл суммасы йөклелек һәм бала табу буенча ял озынлыгына һәм яшәү төбәгенә бәйле булачак. Түләүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль Фонд клиент хезмәтендә, МФЦ аша бирергә мөмкин.
Түләүне рәсмиләштерү өчен, түбәндәгеләр таләп ителә: медицина оешмасыннан эшкә сәләтсезлек чорын раслый торган белешмә; уку йортыннан көндезге бүлектә укучының йөклелек һәм бала табу буенча отпуск вакыты күрсәтелгән белешмә.
Пособие йөклелек һәм бала табу буенча отпускның бөтен чоры өчен берьюлы түләнә.
Йөклелек һәм бала табу буенча ял вакыты:
140 көн (70+70) – стандарт срок;
156 көн (70+86) –  бала табу авыр шартларда үткәндә;
194 көн (84+110) – күп балалы йөклелек вакытында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев