Светлана Одушкина: “Авылларда йогышлы ковид чире белән авыручылар саны атна саен кими"
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина: “Авылларда йогышлы ковид чире белән авыручылар саны атна саен кими бара”,–дип хәбәр итә. Хәзер хастаханәдә 4 кеше шул чирдән дәвалана. Аның берсе яшь бала икән.
Поликлиникада, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында коронавируска каршы прививка һәм ревакцинация ясау дәвам итә. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә вакцинаның олылар һәм балалар өчен ясалганнары бар.
Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре башлыча ревакцинация үткәннәр.
Республикада халык ковид белән аз авырый башлагач, кайбер чикләүләр дә бетерелгән иде. Әйтик, хәзер концерт, башка мәдәни чараларны тулы тамаша заллары белән үткәрү рөхсәт ителә.
Җәмәгать урыннарында әлегә битлек киеп йөрү таләбе саклана. Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре исә андый урыннарда битлексез кешене күрсәләр, элеккечә беркетмә төземиләр, бары кисәтү генә ясыйлар. Сәүдә нокталарына, учреждение офисларына кергәндә кесәдән битлекне чыгарып киеп куюга гадәтләндек инде.
Соңгы яңалык: Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина республикада яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы коронавирустан вакцина ясатуын искә алып, кайбер категория гражданнарга мәҗбүри прививка ясату турындагы элеккеге карарны гамәлдән чыгарды.
Әмма, без беләбез, коронавирус беркая китмәде. Чир белән интекмәс һәм аны башкаларга йоктырмас өчен йогышлы авырудан саклану чараларын төгәл үтәвең хәерле. Әйтик, кулларны сабынлап ешрак юу, антисептиклар белән эшкәртү, офисларда бүлмәләрне җилләтү, битлек режимын саклау кебек гади кагыйдәләрне үтәү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев