Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәмәкегә кагылышлы яңа чикләүләр кертелде

«Кешеләр сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан, тәмәке яисә никотинлы продукцияне кулланудан саклау турында»гы 23.02.2013 нче елның 15нче федераль канунына үзгәрешләр кертү турында 2023 елның 1 июненнән вейп һәм кальяннарны берәмләм сатуда яңа чикләүләр кертелә.

  Шулай итеп, никотинлы продукцияне куллану өчен җайланмаларны бары тик кибет һәм павильоннарда гына сатарга мөмкин булачак. Аларны ярминкә, күргәзмә, дистанцион рәвештә яисә автоматлар кулланып сату тыяла. 
Шулай ук кальян һәм никотинлы продукция өчен кулланылган җайланмаларны сәүдә объектларында ачыктан-ачык тезеп кую да тыела. 
Кулланучыларга җайланмалар турындагы мәгълүмат ак фонда кара төстәге бер зурлыктагы хәрефләр белән язылырга һәм текст, сатылучы продукциянең бәясен күрсәтеп, алфавит тәртибендә төзелергә, анда график сурәтләр һәм рәсемнәр кулланырга тиеш түгел. Сәүдә объектында никотинлы продукция өчен каралган җайланма сатып алучы алда язылган текстны укыганнан соң, аның соравы буенча гына күрсәтелергә тиеш.
Әлки районы прокуры ярдәмчесе И. Р. Гайсин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев