Танылган җырчы Айгөл Бәриева гаиләсендә зур югалту.
Ире Линар бүген төнлә вафат булган. Табиблар аңа инфаркт дигән диагноз куйган.
Айгөл социаль челтәрләрендә ире белән соңгы төшкән фотосын куйган. Бу 2 июль төшкән фото, дип яза чыганак.
«Мин синең янда көчле булганмын икән, хәзер ни буласын да белмим. Ник киттең син шулай иртә, ник киттең», – дип яза Айгөл.
Гаиләсенә һәм якыннарына сабырлык телибез.
Фото: социаль челтәрләр
Нет комментариев