Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар Шәпкәсе авылында яшәүче Валентина Шевяхова лотереяда чәйнек отты

Татар Шәпкәсе авылында яшәүче Валентина Шевяхова чәйнек отты.

– Социаль челтәрдә уен барышын караган хезмәттәшем телефоныма: “Приз отуың белән котлыйм!” – дип язды. Шатлыгымны Казанда яшәүче кызым белән уртаклаштым. Ул, видеоны кабат карап, чәйнекле булуымны раслады, – дип сөйләде сөенечле хәбәрне ишетүе турында әбунәчебез, редакциягә килгәч.


Шунысы кызык: аның үткәрелгән уенда бүләкне икенче тапкыр отуы. Берничә ел элек ул төп приз – триммер хуҗасы булган…


–  Газетаның беренче битенә үк фотомны куеп, язып чыкканнары да бар. Һәм язма призлы булу түгел, ә терлекләр асрап, күп сөт тапшырган өчен, район башлыгы Александр Никошин бүләкләве уңаеннан иде, – дип, үткәннәрне дә искә алды ул.


Мал-туар асраганда да, хәзер күпләп кош-корт тотсалар да, әбунәчебез газета укырга да вакыт таба икән.


– Гаиләбез “Әлки хәбәрләре” белән 41 ел бергә инде. Мин мәктәптә укытканда да алдырдык, хәзер лаеклы ялда булсак та язылабыз. Моннан тыш, тагын 7 республика басмасы килә безгә. Бәяләре артса да, хәзер дә берсеннән дә аерылмадык. Чөнки укырга яратабыз...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев