Та­тарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлкидә күпер төзергә кушты
Яңалыклар

Та­тарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлкидә күпер төзергә кушты

3 мартта съездның пленар утырышы Казанда булды. Та­тарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов та чыгыш ясады. Республика җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, ул Түбән Әлки авылын­да күпер салуда ярдәм сора­ды.

- Кичә җыен кунакла­ры килгәч "Мәчетегез бар­мы?"-дип сорадылар. "Бар мәчетебез, әмма ул елганың теге ягында. Күпер начар, ан­нан чыгып булмый",-дидем. Без абый белән бөтен нәрсәне эшли беләбез, күпер төзи ал­мыйбыз. Мин, Рөстәм Нур­галиевич, руслар әйтмешли, сезне "вживую" беренче тап­кыр күрәм. Шулай да сездән авылыбыздагы шул күперне төзүдә ярдәм итүегезне со­рыйм,-диде эшмәкәр.

Аның чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов Та­тарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга Түбән Әлкидә күпер төзетергә күрсәтмә бирде.


Нет комментариев