Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан төзүчеләренең пенсиягә билгеләнгән яшьтән иртәрәк чыгу мөмкинлеге бар

Төзүчеләр көне һәр елны августның икенче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел бу дата 9 августка туры килде.

 Бу тармак хезмәткәрләре озак еллар дәвамында авыр һәм куркыныч шартларда эшлиләр һәм бу аларга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә.

            

Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен төп шарт - биналарны, корылмаларны һәм башка объектларны төзүдә, реконструкцияләүдә, техник җиһазлауда, реставрацияләүдә һәм ремонтлауда тулы эш көне дәвамында документаль расланган даими мәшгульлек. Һөнәр һәм вазыйфалар исемлеге  №2 Исемлек белән  билгеләнгән. Аңа прораблар, башня краны машинистлары, изолировщиклар, ташчылар бригадаларында эшләүче ташчылар, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажлаучылар, төзелеш һәм монтаж эшләре осталары һәм башкалар керә.

            

"Авыр хезмәт шартлары булган төзелеш эшләрендә кимендә 12 ел 6 ай эшләгән, гомуми иминият стажлары 25 елдан күбрәк булган  ир-атлар 55 яшендә пенсиягә чыгарга мөмкин. Хатын-кызлар өчен бу күрсәткечләр 10 ел махсус стаж, 20 ел иминият стажы һәм 50 яшьтә пенсиягә чыгу», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

           

Төзелештә эшләү чоры махсус стажга язылсын өчен эш бирүче иминият кертемнәренең өстәмә тарифын түләргә, ә эш урынында хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча хезмәт шартларының зарарлы яки куркыныч классы расланырга тиеш.

           

Пенсияне вакытында билгеләү өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге пенсия хокукларын алдан бәяләү буенча әзерлек эшләрне алып бара . Моның өчен лаеклы ялга чыгу датасына кадәр ике ел алдан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кирәк булганда,  белгечләр булачак пенсионер эшләгән оешмаларга запрослар җибәрә.

 

            

  Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

             

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев