Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда канал администраторына БПЛА белән видео бастырган өчен җәза яный

Канал хуҗасыннан тыш, җаваплылыкка фото - һәм видеоматериаллар авторлары да тартылачак.

Бу хәл февральдә үк булган, әмма тикшерүләр хәзер генә башланган.

«Татар-информ» басмасы мәгълүматларына караганда, беркетмәне төзү өчен сәбәп – пилотсыз очкычның Казан өстеннән очуын чагылдырган видеоязманы бастыру. Моннан тыш, канал администраторы аларның географик координаталар һәм төгәл төшү урынын күрсәтеп, БПЛА ватыкларының сурәтләрен урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның августыннан республика территориясендә ТР Рәисе Указы белән кертелгән махсус режим гамәлдә. Документ массакүләм мәгълүмат чараларына һәм социаль челтәрләргә һава оборонасы гаскәрләре эше һәм дроннарның очышы турындагы теләсә нинди мәгълүмат таратуны тыя. Искәрмә дәүләт структураларының – федераль, төбәк яки муниципаль структураларның рәсми хәбәрләре өчен генә ясала. Мондый мәгълүматны чыганакларга мәҗбүри сылтама белән генә бастырырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев