Татарстанда намаз уку вакытлары үзгәрә
Татарстанда август аеннан ястү һәм иртәнге намаз вакытлары үзгәрә.
Май аеннан (Казан өчен 5 майдан) август башына кадәр, төбәкнең географик үзенчәлекләре аркасында, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Төн буе офыкта аклык югалмый, шуңа күрә ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазны күз белән билгеләү мөмкин булмый.
Моны истә тотып, ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы кояш баеганнан соң ярты сәгать узгач укыла. Ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала исәпләнә.
Намаз вакытларындагы үзгәрешләр иң беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казанда намаз вакыты 8 августта үзгәрә: бу көнне ястү сәгать 22:06-да укыла. 9 августта исә иртәнге намаз сәгать 00:19-да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев