Түбән Колчуринода яшәүче Татьяна Ишмулкина термос отты
Түбән Колчуринода яшәүче Татьяна Ишмулкинага да гадәти эш көнендә шатлыклы хәбәр килеп ирешә. Авыл клубы мөдире термос отты.
Татьяна – район газетасының күптәнге тугрылыклы укучысы. Шуңа карамастан ул уенда күптән түгел катнаша башлаган: квитанцияне бары икенче тапкыр гына юллаган. Лотереяда отуын ул видеотапшыруны карап белә.
– Һич уйламаганда, бүләкле булдым, и сөендем дә соң! – дип, кичерешләре белән уртаклашты Татьяна Петровна. – Үз исемемне ишеткәч, бермәл ышанмый тордым. Көтмәгәндә шатландырганнары өчен, редакциягә рәхмәт. Бүләкнең зурлыгында түгел эш, иң мөһиме, күңел күтәрелә!

Квитанцияне ике тапкыр гына юллавына карамастан, Татьяна Ишмулкинага бәхет елмайган да инде. Бу – һәркемнең бүләкле була алуына дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев