Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар самокатларда җилдерә

Җәйге каникуллар башланды. Районыбыз юлларында да хәзер без гадәтләнгән велосипед, мотоцикл гына түгел, ә самокатларда җилдерүче укучылар еш күзгә ташлана.


Заманча җайланмаларның төре дә артты: электр самокат, сегвей, монотәгәрмәч, электр скейтбордлар да хәрәкәтләнергә мөмкин. Аларның хәзер барысын берләштереп, «шәхси хәрәкәт җайланмалары» дип атыйлар. Әмма җәүлеләргә дә, техникага да кертеп булмаган әлеге эшләнмәләрдә йөрүчеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре дә артканнан-арта бара. Шуңа да балаларның да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүе, аларны катгый үтәве мөһим.

 
Шәхси хәрәкәт җайланмаларында 7-14 яшьлекләр һәм 14 яшьтән өлкәнрәкләр дә бары тик тротуарларда, җәяүлеләр-велосипедчылар юлларында гына йөри ала. Җәяүлеләр зонасында, юлларында йөргәндә, самокатның авырлыгы 35 кг дан артмасын. 14 яшьтән өлкәнрәкләр юл кырыеннан җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы булмаган очракта гына бара ала. Шул ук вакытта җайланманың тормоз системасы, тавыш сигналлары, яктылык кайтаргычлары һәм фарасы булырга тиеш. 


Роликлы тимераяк, скейтборд, гади самокат — шәхси хәрәкәт җайланмасы дип саналмый. Әмма алар белән дә бик сак булырга, җәяүлеләр өчен каралган урыннардан гына йөрергә кирәк. 7 яшькә кадәрге һәм 7-14 яшьлекләрнең янында олы кеше булу зарур. Онытмагыз: балаларның куркынычсызлыгы өчен иң беренче олылар җавап бирә.
Әлеге җайланмаларда йөргәндә, башка шлем, терсәк, тез каплагычлар, махсус жилет кияргә кирәк. Юл аша чыкканда, бала җайланмадан төшеп, аны янәшәсеннән йөртеп чыгарга тиеш. 
Җәйге ялларыбыз күңелле үтсен, бәхетсезлекләр күзәтелмәсен. Шуңа да гади, әмма бик тә кирәкле кагыйдәләрне үтәсәк иде.


Руслан Морадымов, район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев