Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Уллыкка бала алучы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Золушка” спектакле күрсәтелде

Апрель ае ахырында Татарстанның уллыкка балалар алучы гаиләләр белән эшләүче “Без бергә!” төбәк иҗтимагый оешмасы район мәдәният йорты сәхнәсендә үзенчәлекле чара үткәрде.

 Татарстанның уллыкка балалар алучы гаиләләр белән эшләүче “Без бергә!” төбәк иҗтимагый оешмасы район мәдәният йорты сәхнәсендә үзенчәлекле чара үткәрде. Алар уллыкка бала алучы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен иганәчелек нигезендә “Көлсу” спектаклен күрсәтүне оештырды.

Балалар – әкият илендә

Спектакльне Спас районының “Пилигрим” театраль студиясе уйнады. Күпчелегенең үсешендә тайпылышы булган яшь артистлар яхшылык, өмет һәм могҗизага ышану турында хикәяне сөйләде. Тамашачылар – безнең район балалары – таныш әкиятне кызыксынып карады.
Спектакльдән соң яшь тамашачыларга бүләкләр тапшырдылар. Күпләр өчен әлеге көн чын бәйрәмгә әйләнде, чөнки ул көндәлек уйлардан арыну, үзеңне әкият илендә хис итү мөмкинлеге бирде.

 Ярдәм һәм кайгыртучанлык


“Үзенчәлекле” балаларның әти-әниләре өчен спектакльдән соң опека һәм социаль яклау хезмәте вәкилләре белән киңәшмә оештырылды. Белгечләр гаиләләрне психологик тест нәтиҗәләре белән таныштырды, борчыган сорауларга җавап бирде.
Опека һәм попечительлек хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина, биредә булганнарны – малай-кызларны, әти-әниләрне, кунакларны сәламләп, чараны оештыручыларга рәхмәтен әйтте, балаларның аеруча зур игътибар һәм кайгырту соравын ассызыклады. Ул шулай ук районда уллыкка бала алучы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр клубы ачарга ниятләүләре турында да сөйләде. Анда әти-әниләр психологик һәм хокукый, матди ярдәм, ял өчен бушлай путевкалар, республика чараларына билетлар алачак. Гөлнара Хәкимулла кызы сүзләренә караганда, әлеге клуб ата-аналарның төшенкелеккә бирелүенә юл куймау, малай-кызларны кабат балалар бакчасына тапшыруларын булдырмау, күп бала табарга, уллыкка бала алуны өндәү өстендә эшләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев