Урман бете тешләсә, ниләр эшләргә кирәк
Язның беренче җылы, коры көннәре башлануга, талпаннар (халык аны “урман бете” дип тә йөртә) кышкы йокыларыннан уянды.
Талпаннар – кешеләр һәм хайваннар сәламәтлеге өчен куркыныч булган инфекцияләр йөртергә мөмкин. Без урман бетләреннән ничек сакланырга кирәклеге турында Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмас Абзаловтан сораштык.
– Әлки районында, талпан кадалып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән кеше әлегә юк. Әгәр дә кем дә булса үзенә, якыннарына урман бете кадалуын ачыкласа, аның кичекмәстән сәламәтлек саклау учреждениесенә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итүе сорала. Ә инде хастаханәгә тиз генә килә алмасагыз, ул чакта талпанны тәннән үзегез алырга тырышыгыз. Урман бете кадалган урынга 5 процентлы йод яисә 70 процентлы спирт белән дезинфекция ясарга кирәк. Аннан кулларны әйбәтләп сабын белән юарга, талпанны исә, герметикалы савытка салып, тикшерү ясар өчен, медицина учрежденисенә тапшыру зарур.
Лаборатория тикшеренүләре, талпан тәнгә кадалганнан соң, 3-4 көннән дә артыкка сузылмаска тиеш.
– Алмас Фәйзрахманович, әйтик, лабораториягә озатылган талпан энцефалит вируслы булды ди. Ул чакта бет кадалган кешегә нишләргә?
– Әгәр талпанда шундый вирус барлыгы ачыкланса, зыян күрүчегә кичекмәстән урман бете инфекциясенә каршы дәвалау үткәрергә кирәк.
– Ә талпанга каршы вакцина ясатырга мөмкинме?
– Урманда эшләүчеләргә андый вакцина ясала. Әмма ул вакцина кыйммәтле һәм аны теләгән һәр кешегә ясамаска мөмкиннәр. Иң мөһиме – талпаннан саклану чараларын кулланырга кирәк. Табигатьтә ял иткәндә, ачык һәм бер төсле кием кисәң яхшы. Бу – талпан ияргәнне шунда ук күреп алырга ярдәм итә. Кием тәнне каплап торсын. Шулай ук урманга, болынга барганда, киемгә урман бетен куркыта торган махсус сыеклык сиптерергә мөмкин. Үләнгә утырырга яисә ятарга ярамый. Шулай ук табигатьтә өзелгән чәчәкне өйгә алып кермәгез. Талпан иярмәгәнме дип, бер-берегезнең киемнәрен, тәннәрен, чәчен ике сәгать саен караштырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев