Татар Суыксуы авылының ин күркәм, уңган-булган, ачык йөзле аксакалы Хәйруллин Әфтах бабайга 90 яшь тулды.

Әфтах абыйга яшь вакытта авырлыкларны бик күп күрергә туры килгән. Аның балачагы сугыш чорында, ачлык вакытында узган. Шуңа да, бүген ул дөньяларның тыныч булуын, оныгы Ниязның махсус хәрби операциядән сау-сәламәт кайтуын бик тели.
Бабай балык тотарга ярата, җәй көннәрендә ул һәр көн балыкта, шулай ул күңеленә тынычлык таба.
Юбилее белән котлап, аңа истәлекле бүләк һәм район башлыгы Александр Никошинның котлау кәгазен тапшырылды
Нет комментариев