Узган ел Татарстанда 170 кеше алкоголь белән агуланып үлгән
2025 елда Татарстанда 170 кеше алкоголь белән агуланып үлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-Информ.
Узган ел барлыгы 522 кискен алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең төп өлеше-балигъ булганнар (83,7%). Яшүсмерләр (8,6%) һәм балалар (7,7%) арасында очраклар сирәгрәк теркәлгән. Статистикада гадәттәгечә ир-атлар өстенлек итә.
Спиртлы эчемлек белән агулануның 170 очрагы үлем белән тәмамланган. Узган ел күрсәткеченнән 32% ка түбәнрәк-ул вакытта республикада яшәүче 250 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев