23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап районда атлар чабышы үткәрелде. Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар. Нәтиҗәләр мондый: I урында Олег Синкин һәм Талисман кушаматлы чабышкы, II урында Кавалер кушаматлы ат белән Риназ Сафин....
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап районда атлар чабышы үткәрелде.
Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар.
Нәтиҗәләр мондый: I урында Олег Синкин һәм Талисман кушаматлы чабышкы, II урында Кавалер кушаматлы ат белән Риназ Сафин. Атларның хуҗасы - Түбән Әлки авылыннан Марат Гобәйдуллин. Өченче урынны Алексеевскидан килгән кунак Владимир Александров һәм аның аты Баллада алды.

.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)


Нет комментариев