Әлки районында автоһәләкәттә 4 кеше һәлак булды
Бүген, 11 апрельдә иртәнге сәгатьтә Салман-Базарлы Матак арасындагы юл трассасында зур автоһәләкәт булды.
Прицеп таккан тракторга Лада машинасы арттан килеп керә. Нәтиҗәдә, тракторчы һәм машинадагы өч кеше урында ук вафат булалар. Бер авыр хәлдәге кешене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Авария урынында прокуратура, полиция, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев