Юлда дүрт исерек тоткарланган
Яңалыклар

Юлда дүрт исерек тоткарланган

Үткән атнада район юлларында транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт йөртүче тоткарланган. Атна дәвамында 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Берсендә машинаны йөртүче исерек булган, тагын берсендә юлга зур габаритлы транспорт чарасы килеп чыгу авариягә китергән. Ә калган өчесе - юллар кисешкән җирне үтү, маневрлар ясау кагыйдәләрен бозуның күңелсез нәтиҗәсе. Юл...

Үткән атнада район юлларында транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт йөртүче тоткарланган.

Атна дәвамында 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Берсендә машинаны йөртүче исерек булган, тагын берсендә юлга зур габаритлы транспорт чарасы килеп чыгу авариягә китергән. Ә калган өчесе - юллар кисешкән җирне үтү, маневрлар ясау кагыйдәләрен бозуның күңелсез нәтиҗәсе. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган.


Нет комментариев