Әлки районында быел җир пае өчен бөртекне күбрәк өләшәләр
Яңалыклар

Әлки районында быел җир пае өчен бөртекне күбрәк өләшәләр

Районда җир пайлары өчен дивиденд итеп бөртек өләшүне 1 сентябрьгә төгәлләргә уйлыйлар. "Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Хузангай" җәмгыятьләре халыкка быел җир пайлары өчен бөртекне елдагыдан иртәрәк бирергә булганнар. Шуның өстенә "Кызыл Шәрык-Агро" пайчыларына дивидендны былтыргыдан 100 килограммга күбрәк тарата. Бер пай өчен 350 кг бөртек - 100 әр кг арпа, бодай,...

Районда җир пайлары өчен дивиденд итеп бөртек өләшүне 1 сентябрьгә төгәлләргә уйлыйлар.

"Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Хузангай" җәмгыятьләре халыкка быел җир пайлары өчен бөртекне елдагыдан иртәрәк бирергә булганнар. Шуның өстенә "Кызыл Шәрык-Агро" пайчыларына дивидендны былтыргыдан 100 килограммга күбрәк тарата. Бер пай өчен 350 кг бөртек - 100 әр кг арпа, бодай, тритикале һәм 50 кг арыш - бирелә. Гомуми таләп нигезендә, икмәк алганда җир пае иясенең паспорт һәм ИНН күчермәләре сорала.


Нет комментариев