Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Җәяүлеләр өчен яктылык кайтаргычларны сайлау буенча берничә киңәш

1. Әлеге элементларның иң яхшылары – ак һәм лимон сыман сарылары, шулай ук соры төстәге тукыма тасмалар. Алар иң ачыклары.

 

2. Кызыл, куе зәңгәр, яшел һәм башка төстәге яктылык кайтаргычларны өстәмә ярдәмче чара буларак кына кулланырга ярый.

3. Яктылык кайтаргычның иң гадиен: түгәрәк, ромб рәвешендәгесен сайлагыз. Аңа бернинди дә рәсем төшмәсә яхшы. Әлеге элементта рәсем никадәр зуррак булса, ул төп вазыйфасын – караңгыда җәяүлене шәйләтү бурычын шулкадәр начаррак үти.

4. Яктылык кайтаргычны сатып алыр алдыннан, сыйфатын тикшерегез. Смартфон камерасын аңа төбәгез дә 3-4 метр ераклыкта телефон утын кабызу юлы белән фотога төшерегез. Яхшы яктылык кайтаргыч, нинди төстә булуына карамастан, фотода һәрвакыт ак булып чыгачак.

Шулай ук яктылык кайтаргычларны дөрес урынга тагу да мөһим. Аларны иң яхшысы – җирдән 70-10 см биеклектә (автомобиль фаралары биеклеге) беркетү. Яктылык кайтаргычны берне генә кулланмаска кирәк. Йөртүче җәяүлене бар яктан да күрергә тиеш. Шуңа да яктылык кайтаргычны күкрәккә дә, аркага да, ике кулга да беркетегез. Әлеге элементларны йөртүчеләр күрергә тиеш. Аларны тагар алдыннан, моны истә тотыгыз. Мәсәлән, әгәр дә сез кулыгызны еш кына кесәгә тыгарга яратасыз икән, браслетны беләзеккә тагуның бернинди дә файдасы булмаячак. ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллин җәяүлеләргә юлда бик тә игътибарлы булырга чакыра.

Рәмзил Вәлиуллин, 

ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев