Әлки районында 15 яшьлек машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган
Якынча 01 сәгать 00 минут 15 яшьлек машина йөртүче, «Яңа Үргәгар-Яңа Чаллы» автомобиль юлында, транспорт чарасы белән идарә иткәндә, руль идарәсен югалткан, нәтиҗәдә юлдан төшкән һәм кюветка ауган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган һәм Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев