Әлки районында 4 автомобиль катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасе булды
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында 4 автомобиль катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасе булды

Әлки районында 4 автомобиль катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасе булды.

1 сентябрьдә узарга дип каршы хәрәкәт юлына чыккан җиңел автомобильнең көпчәге шартлый.  Нәтиҗәдә, ул янәшәсеннән барган машинага килеп бәрелә. Бәхеткә, килеп чыккан юл һәлакәтендә берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килми. 

3 сентябрьдә Чуаш Кичүе авылы янында ике машина бәрелешә. Әлеге бәхетсезлек очрагында транспорт чарасындагы юлчы имгәнә. Нәтиҗәдә, ул Чистай шәһәрендәге хастаханәгә озатыла.  Йөртүчеләр сәламәтлегенә зыян килми.


Нет комментариев