Әлки районында автобус йөртүчеләре тикшерелә
Автобус йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгаруын һәм, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясарлык итеп, җитди кагыйдәләрне бозуына юл куймас өчен, 14-23 апрельдә районда “Автобус” профилактик чарасы үтә.
Әлеге чара кысасында автобусларның техник торышына, юл хәрәкәтендә катнашырга рөхсәт бирелүен раслаучы гамәлдәге диагностик картаның, кешеләрне йөртергә лицензиянең булуына зур игътибар ясала.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сүзсез үтәргә кирәклегенә тагын бер тапкыр басым ясыйм һәм юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне бик тә игътибарлы, сак булырга чакырам, – ди ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев