Әлки районында яшүсмер катнашында юл-транспорт һәлакәте булды
28 июльдә 14 яшьлек мототранспорт – питбайк йөртүчесе, Иске Үргәагар авылы ягыннан Базарлы Матакка асфальтсыз юлдан барганда, идарәне югалтып ава.
Имгәнгән: тезе, борыны бик нык бәрелгән, терсәге кырылган яшүсмер район үзәк хастаханәсенә озатыла.
Питбайкны аңа әти-әнисе туган көненә сатып алган була. Ә йөртү таныклыгы булмаган затка әлеге транспорт чарасын биргән өчен, 30 000 сум күләмендә штраф түләтү каралган.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллин аңлатып китүенчә, соңгы елларда питбайклар яшүсмерләр арасында бик популяр. Бу әлеге транспорт чарасының документлар буенча спорт җайланмасы булып каралуы белән бәйле. Әлеге категориягә кергән мотоцикллар дәүләт автоинспекциясендә теркәлми. Шул ук вакытта аларда махсус ябык трассаларда гына йөрергә ярый.
Питбайкларда борылу, габарит утлары, спидометр, көзгеләр юк. Тораклык урамнарында аларда йөрү куркыныч. Шул ук вакытта, бу җайланма белән идарә итү өчен, махсус әзерлек һәм күнекмәләр узу сорала.
Кызганычка каршы, ата-аналар, балигъ булмаучыга мондый техниканы сайлап, яшүсмернең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәвен, куркынычсызлык турында уйламавын исәпкә алмый. Нәтиҗәдә, әлеге җиңел фикер йөртү юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
Хөрмәтле ата-аналар, уйламыйча мондый җайланмалар сатып алмагыз. Исегездән чыгармагыз: питбайклар рулендә барган бала үзенекен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар гомерен дә куркыныч астына куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев