Әлки районында ике сәрхүш йөртүче тотылган
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында ике сәрхүш йөртүче тотылган

Узган атна дәвамында районда дүрт автомобиль һәлакәте теркәлгән.

 

Аның өчесендә автомобильләр механик янчелүләр алган, кешеләр зыян күрмәгән.

Ә ике кеше юл инспекторлары тарафыннан автомобиль белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң идарә иткәндә туктатылган. Аларга карата беркетнамәләр төзелгән, суд карамагына озатылган.

Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт кагыйдәләрен бозган 42 очракны теркәгәннәр.


Нет комментариев