Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында исерек йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләренә ике тапкыр эләгә

Әлки районының Алексеевск-Югары Колок юлының 80 нче чакрымында дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре рулендә 1975 елгы йөртүче булган “Лада” автомобилен туктата. Йөртүченең исерек булуы ачыклана.

Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча беркетмә төзелә. 

Бер атна эчендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Алексеевск – Югары Колок юлының 90 нчы чакрымында шул ук йөртүче янә туктатыла. Йөртүченең янә исерек булуы ачыклана. Аңа карата РФ Административ хокук бозуларның 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча кабат беркетмә төзелә. 
ТРның Әлки мәхкәмә районы буенча Җәмәгать мәхкәмәсе карары буенча ике беркетмә буенча да йөртүче административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Нәтиҗәдә, аңа карата 90 000 сум күләмендә штраф салына һәм аның 3 елга йөртү таныклыгы алына.

Рәмзил Вәлиуллин, ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев